Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

РФ мәдәният министры Татарстан мәдәниятен югары бәяләде

Ольга Любимова әйтүенчә, Татарстанда уникаль эш алып барыла.

Республикага эш сәфәре белән килгән Ольга Любимова Татарстан мәдәниятен югары бәяләде, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Министр билгеләп үткәнчә, Татарстанда уникаль эш алып барыла. Республикада мәдәни мирас объектларына бик сакчыл карыйлар.

“Илдә мондый төбәкнең булуы бик мөһим”, – диде Любимова.

Татарстан Республикасына визиты вакытында РФ мәдәният министры Казан Кремлендә булырга өлгерде, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә “Мәдәният” илкүләм проектының “Цифрлы мәдәният” төбәк проекты мультимедиагидлары эше белән танышты һәм “Сәйдәш” мәдәни үзәген карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев