Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

РФнең кайбер төбәкләрендә Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү электрон рәвештә узачак

Электрон тавыш бирү коронавирус йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итәчәк.

Россия Үзәк сайлау комиссиясе илнең төп законына төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү вакытында кулланылачак электрон тавыш бирү системасын тикшерә. Бу хакта Sputnik радиосы хәбәр итә.

Әмма Үзәк сайлау комиссиясендә билгеләп үтелгәнчә, сүз 3-4 төбәк турында бара. Электрон тавыш бирү турындагы карарны төбәк үзе чыгарырга тиеш. Система тавыш бирүчеләрнең максималь санын җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Владимир Путин кичә төзәтмәләр турында законга кул куйды, аның буенча тавыш бирү дистанцион форматта узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев