Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концерт үткәрә

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертын үзлектән изоляцияләнүчеләргә ярдәм итү йөзеннән үткәрә.

Коронавирус булу сәбәпле, республиканың популяр артистлары онлайн-концертлар сериясен ачып җибәрә. Бүген #Айдадомой онлайн-концертлар сериясен Татарстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин дәвам итә. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Концертның туры эфиры Татарстан Республикасының рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында «ВКонтакте»«Одноклассники» һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелә. Ул 19.00 сәгатьтә башлана.

Татарстанның халык артистыСалават Фәтхетдинов бу проект кысаларында беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды.

Онлайн-концертлар махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында даими рәвештә трансляцияләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев