Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Ришат Төхвәтуллин онлайн-концертка 650 мең кеше җыйды

Татарстан артистлары интернет аша онлайн-концерт күрсәтә.

Күпләрнең яраткан җырчысы Ришат Төхвәтуллин Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновны уздырды. #Айдадомой акциясендә катнашып, аның онлайн-концертын 650 меңнән артык кеше карады. Концерт кичә, 26 мартта үтте. Бу хакта "Татар-информ" мәгьлүмат агентлыгы хәбәр итте.

Ришат Төхвәтуллин гитарачы һәм скрипкачы белән берлектә чыгыш ясады. Тамашачылар аларны ике сәгатьтән артык җибәрмәде. Бу трансляцияне хәтта Канада, Австралия һәм дөньяның башка илләрендә дә карадылар.

Ришат Төхвәтуллин кешеләргә өйдә утырырга киңәш итте. "Әйдәгез, табибларны авыр хәлгә калдырмыйк, чирләмик, инфекция йоктырмау һәм таратмау өчен бераз өйдә утырыйк", — диде ул.

Ә бүген кич белән туры эфирда "Мураками" төркеменең рок солисткасы Диләрә Ваһапова концерт куячак. Ул - "Йолдызлар фабрикасы", "Халык артисты" һәм "Голос" телепроектларында катнашучы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев