Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Роспотребнадзор короновируска ПЦР-тест тапшыру тәртибен аңлатты

Мазокны тамак яки борыннан алалар.

Роспотребнадзор Covid-19га ПЦР-тестын тапшыруга дөрес итеп әзерләнү тәртипләрен искә төшерде. 
Ведомствода искәртүләренчә, мазок тапшырыр алдыннан өч сәгать ашарга һәм эчәргә ярамый.
SARS-Cov-2 коронавирус эпителиаль күзәнәкләр эчендә яшәгәнлектән, ПЦР-тест өчен инфекцияләнгән күзәнәкләр җитәрлек булган мазок алу мөһим. Ашау вакытында эпителиаль күзәнәкләр азык белән лайлалы тышча өслегеннән механик рәвештә югала, дип сөйләделәр ведомствода.
Мондый очракларда пробиркага инфекцияле күзәнәкләр җитәрлек күләмдә эләкмәскә мөмкин, шуның аркасында пациент ялган тискәре нәтиҗә алырга мөмкин.
Теш чистартсаң, борын яисә тамак өчен дарулар кулланган очракта да, ПЦР-тестның ялган нәтиҗәсен алырга була.
Шулай ук ведомство белгечләре анализ бирер алдыннан декоратив косметика кулланмаска киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев