Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Роспотребнадзорда балаларга татлы бүләк сайлау үзенчәлекләре турында сөйләделәр

Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларга бирелә торган бүләкләр ТР Роспотребнадзоры белән килешенгән. 

Роспотребнадзорда балаларга татлы бүләк сайлау үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Идарә җитәкчесе Марина Патяшина, ата-аналарга киңәшләрне ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта җиткерде. 

Җитәкче сүзләренчә, татлы бүләкне сайлаганда беренче чиратта аның составына игътибар итәргә кирәк. Ул мөмкин кадәр табигый һәм буяларсыз булырга тиеш. Шулай ук товарның саклау вакыты да бик мөһим. Моннан тыш, составта аллергеннар, мисалга, арахис, булырга тиеш тугел, дип киңәш бирде Патяшина. 

Өйдә бүләкне 15-17 градуста сакларга кирәк, кире очракта, шоколадта ак таплар барлыкка килергә мөмкин. 

«Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә балаларга бирелә торган бүләкләр Роспотребнадзор белән килешенгән. Ата-аналарга борчылырга урын юк», — дип йомгаклады Патяшина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев