Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Роспотребнадзорның Алабуга бүлегендә битлекләрне кайда кияргә икәнен аңлаттылар

Карар көченә бу атнада керде.

РФ баш санитар табибы Анна Попова тарафыннан 31нче санлы «Кискен респиратор вируслы инфекцияләре һәм грипп белән авыручылар санының сезонлы артуы чорында СОVID-19 таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар турында» карары чыкты.

Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Алабуга бүлеге башлыгы Роза Салихова сүзләренә караганда, бу Татарстан һәм бөтен ил территориясендә үткәрелгән барлык чараларга өстәмә. Аларда кешеләр күпләп җыела торган урыннарда мәҗбүри рәвештә гигиена битлекләрен киеп йөрүгә игътибар бирелә:
— лифтларда;
— җәмәгать транспортында;
— таксида;
— җәмәгать туклануы урыннарында;
— гыйбадәтханәләрдә.
− Бүгенге көндә кискен респиратор вируслы инфекция (ОРВИ) һәм гриппның сезонлы күтәрелеш чоры, моңа өстәп, коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арта. Битлек киеп йөрүне дәвам итәбез, чөнки бу — җәмәгать урыннарында коронавируска каршы профилактиканың бердәнбер ысулы, − ди Роза Җәүдәт кызы.
Шулай ук әлеге карар нигезендә, сәгать 23.00дән 06.00гә кадәр күңел ачу чараларын һәм җәмәгать туклануы хезмәтләрен күрсәтүне тыярга тәкъдим ителде. Шулай итеп, барлар, кафе, рестораннар, клубларның эш вакыты үзгәрергә тиеш. Әмма аларның Татарстанда ничек эшләячәкләре соңрак билгеле булачак. 
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә пандемия башланганнан бирле алабугалылар арасында авыручылар саны 76 кеше тәшкил итә, икесе күзәтү астында, җидесе вафат булды.

Хәзерге көндә гриппны профилактикалауга да аеруча игътибар бирелә. Алабуга районына күптән түгел вакцинаның икенче партиясе кайтарылды. Быел ике чор эчендә районыбызга 27 мең 910 доза бирелде.
Хәзер Алабуга районында 18 мең 942 кеше прививка ясаткан, алар арасында 6 мең 934 бала. Гриппка каршы вакцинация узу өчен поликлиникага һәм аның филиалларына, Алабуга Үзәк район хастаханәсе табиблык амбулаторияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививкалар участок табибы яки фельдшерга күренгәннән соң ясала, аны ясату бушлай.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә вирусның барлык төрләреннән дә саклый алырлык гриппка каршы универсаль прививка юк. Гадәттә вакцина грипп вирусының киләсе чорда авыруны китереп чыгарырга сәләтле булган өч төрен үз эченә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев