Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия буенча Covid-19 белән зарарланучыларның гомуми саны 400 меңнән артып китте.

Соңгы тәүлектә Россия Федерациясендә 9 268 яңа очрак теркәлгән, Татарстан буенча — 52.

Татарстанда ачыкланган 52 очрактан 20 кеше хастаханәгә салынган, 32се өйдә дәвалана, аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.
Яшь төркемнәре буенча: 18 яшькә кадәр — 0, 18дән 30га кадәр — 2, 30дан 50гә кадәр — 19, 50дән 60ка кадәр —19, 60тан 70кә кадәр — 6, 70тән 80гә кадәр — 6 кеше, 80нән 90га кадәр — 0, 90 яшьтән өлкәнрәк — 0.
Шәһәр һәм районнар буенча: Казан — 18, Яр Чаллы — 20, Кама Тамагы — 1, Түбән Кама — 6, Норлат — 2, Питрәч — 2, Тукай районы — 2, Чистай — 1.
31 майга республикада 3194 COVID-19 очрагы теркәлгән. Үлем очраклары-10. Соңгы тәүлек эчендә 31 кеше сәламәтләнгән.

фото:pixabay.com   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев