Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы азык-төлек эмбаргосының алты ел гамәлдә булуына йомгак ясады

Татарстанның авыл хуҗалыгы үсеш күрсәтте.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Россия Федерациясе иминлеген тәэмин итү максатларында аерым махсус икътисади чараларны куллану турында» 2014 елның 6 августындагы 560 номерлы Россия Президенты указы белән кертелгән азык-төлек эмбаргосының алты еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.
Бу вакыт эчендә АПКның Россия секторы үсешнең сизелерлек динамикасын күрсәтте — бүген Россия үзен төп азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итә һәм тармакның экспорт потенциалын актив үстерә.
«Безнең аграрийлар эше һәм нәтиҗәле дәүләт сәясәте нәтиҗәсендә узган алты елда агросәнәгать продукциясен җитештерү күләме 22,4 %ка артты, ә тармак, тулаем алганда, Россия икътисадының драйверларының берсенә әверелде. Узган ел йомгаклары буенча авыл хуҗалыгы оешмаларының рентабельлеге 13,3%ка җитте, бу 2013 ел күрсәткечләреннән ике мәртәбә диярлек югары,» — дип билгеләп үтте Дмитрий Патрушев.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, эмбарго гамәлгә кертелгәннән соң, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы шулай ук җитештерү күләмнәрендә үсешне саклап кала һәм күрсәтә алган. 
Бу чорда күп кенә оешмалар үз производстволарын модернизацияләүдә катнашкан, эшкәртү куәтләрен арттырган һәм продукциянең яңа төрләрен чыгара башлаган.
2015-2019 елларда Татарстанның агросәнәгать комплексына 140 миллиард сум инвестицияләнгән: 96 миллиард сум — авыл хуҗалыгына, 44 млрд сум — эшкәртү сәнәгатенә.
Татарстанга лидерлык позициясен алырга шул исәптән аграрийларга ярдәм итү һәм авыл территорияләрен үстерү программалары да мөмкинлек бирде. Бүгенге көндә гамәлдә булган 40 Президент программасының 30ы авыл хуҗалыгында гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев