Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия фәннәр академиясе «Спутник» вакцинасының нәтиҗәлелеге һәм куркынычсызлыгы турында хәбәр итте

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы беренче препарат сынауларны үткән.

Клиник сынауларны бәяләү буенча бәйсез комитет «Спутник V» коронавирусына каршы вакцинаның нәтиҗәлелеген һәм куркынычсызлыгын раслады. Бу хакта Россия фәннәр академиясе академигы, Н. А.Семашко исемендәге иҗтимагый сәламәтлек саклау илкүләм фәнни-тикшеренү институтының фәнни җитәкчесе Рамил Хәбриев сәламәтлек саклауны оештыручыларның фәнни-методик форумында сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.
«Комитетка мондый бәяләрне үткәрүдә компетентлы медиклар һәм галимнәр керде. Алар клиник сынаулар методикаларын, шулай ук аларның нәтиҗәләрен тикшерделәр», — дип билгеләп үттеләр Агентлыкта.
Рамил Хәбриев прививка ясатуның беренче этабыннан соң вакцинаның нәтиҗәлелеге 69,3 процент тәшкил итте, ә икенчесеннән соң — 96,2 процент, дип ачыклык кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев