Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Татарстанга Covid-19 белән авыручыларны дәвалау өчен 790 млн сум бирелгән

Акча резерв фондтан алыначак.

Быел Россия Хөкүмәте Татарстанга короновируслы авыруларны дәвалау өчен резерв фондыннан 790 миллион сум акча бүлеп бирде. Бу хакта ТР мәҗбүри медицина иминиятенең территориаль фонд директоры Алсу Мифтахова хәбәр итте. 
Мифтахова әйтүенчә, фондның киләсе елга бюджетында короновируслы авыруларны дәвалау очраклары саны алдан фаразланмый. Ул, быелгы кебек үк, бары тик факт буенча, ягьни авыручылар санына карап түләнәчәк. 
Госпитальләр буларак эшләүче медицина учреждениеләре моңарчы күрсәтелгән медицина ярдәмен туктатып тора. Димәк, бу акчалар ковидлы авыруларны дәвалауга тотылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев