Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россия территориясендә тарихта беренче мәртәбә авыл хуҗалыгы микро-сан алуы уза.

Ул 1-30 августта үткәрелә.

Аның максатларыннан берсе — авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат булдыру. Илнең авыл хуҗалыгы торышы хакында дөрес мәгълүмат алу өчен, АХМС-2021дә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләрнең һәр төренең дә катнашуы үтә мөһим. ТР буенча Дәүләт статистикасының Алабуга бүлеге башлыгы Ольга Костюкова хәбәренә караганда, Алабуга районында 22 июльдән ике инструктор участогы эшли башлаган, 29 июльдән 13 сан алучы эшкә керешкән. Сан алуда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, бакчачылык ширкәтләре, фермерлар катнаша, авыл җирләрендәге 6 мең шәхси ярдәмче хуҗалык тикшерелә. Хәзерге вакытта сан алучылар үзләренең участоклары буенча йөреп чыгуларын тәмамлый. Быелгы миро-сан алуның алдан ясалган нәтиҗәләре IV кварталда, соңгы йомгак — 2022 ел ахырында ясалачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев