Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә эшләми торган көннәр кертү турындагы карарны иртәгә кабул итәчәкләр

Карарны иртәгә, 20 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәсендә хәбәр итәчәкләр.

Россиядә Covid-19 пандемиясе сәбәпле 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр эшләми торган көннәр кертү турындагы карар иртәгә, 20 октябрьдә, Россия Президенты Владимир Путинның ил Хөкүмәте әгъзалары белән булган киңәшмәсендә кабул ителәчәк.

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән хәл начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен Россия буенча эш көне кертү инициативасын хуплады. Бүген коронавируска каршы көрәш буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова шундый тәкъдим белән чыгыш ясады. 

Татьяна Голикова шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә 23 октябрьдән эшкә чыгуны туктату турында тәкъдим кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев