Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә гыйнвардан хезмәткә түләүнең минималь күләме арта, пенсияләр индексацияләнә

Россиядә гыйнварда күп кенә яңа законнар гамәлгә керә. Шуларның берсе - хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) арта, пенсияләр индексацияләнә.

1 гыйнвардан хезмәткә түләүнең минималь күләме (МРОТ) 5,5 процентка артачак һәм 12 мең 792 сумга җитәчәк. Тулаем алганда, Россия буенча соңгысының күләме 11 мең 653 сум (3,7 процентка үсеш) дәрәҗәсендә билгеләнәчәк. Картлык буенча пенсия 6,3 процентка, 17 мең 443 сумга кадәр артачак. Картлык буенча иминият пенсиясенә беркетелгән түләү күләме 6044 сум 48 тиен тәшкил итәчәк. Индексация нәтиҗәсендә һәр пенсионерның өстәмәсе шәхси һәм ала торган пенсия күләменә бәйле. Социаль пенсияләр 2,6 процентка индексацияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев