Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә «Интернет-коммуникацияләр лидерлары» конкурсы башланды

Татарстанның иң яхшы digital-белгечләре «Интернет—коммуникацияләр лидерлары» бөтенроссия конкурсында көч сынашачак.

Россиядә «Интернет-коммуникацияләр лидерлары » конкурсы башланды. Ул безнең илдәге digital-өлкәнең иң яхшы вәкилләрен билгеләячәк. Оештыручылар — «Россия-мөмкинлекләр иле» АКБО ярдәмендә «Диалог» АКБО һәм төбәкләр белән идарә итү үзәкләре. 
Конкурсның максаты — төрле өлкәләрдә перспективалы digital-белгечләрне эзләү һәм сайлап алу. 

Конкурста җиңүчеләр МДУ базасында идарә итү һәм цифрлы компетенцияләрне үстерү программасы кысаларында бушлай белем алу мөмкинлеге алачак һәм digital—технологияләрне үстерү өлкәсендә Россиянең алдынгы экспертларыннан стажировка үтә алачак. Иң югары нәтиҗәләр күрсәткән конкурсантлар «Диалог» коммерцияле булмаган автоном оешмасының кадрлар резервына кертеләчәк.

Конкурста digital-өлкә вәкилләре катнаша ала: интернет-коммуникацияләр өлкәсендә белгечләр, контент-менеджерлар, аналитиклар, блогерлар, цифрлы проект җитәкчеләре һ.б. 

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сүзләренә караганда, конкурс яңа мохит сыйфатында уйланылган, анда интернет—коммуникацияләрнең лидерлары үз күнекмәләрен камилләштерәчәк һәм яңа компетенцияләр алачак:
«Агымдагы этапта безнең бурыч — цифрлы белгечлекләрнең бөтен спектрыннан талантлы кешеләрне сайлап алу һәм укыту, мондый белгечләрне ачыклау һәм әзерләүгә арта бара торган ихтыяҗны канәгатьләндерү», — дип ассызыклады ул.

Конкурсны үткәрү вакыты
1нче этап
Теркәлү һәм гариза бирү лидерыинтернета.рф сайтында.
Дедлайн — 2021 елның 26 феврале. 

2нче этап
Мәҗбүри биремнәрне үтәү.
2021 елның 1 марты — Дедлайн 

3нче этап
Һөнәри осталык һәм шәхси сыйфатларны бәяләү өчен онлайн-тест.
Вакыты: 2021 елның март-апрель айлары.*

4нче этап. Ярымфинал
Экспертлар катнашында контроль тест үткәрү.
Вакыты: 2021 елның апрель—май айлары.

5нче этап. Финал
Җиңүчеләрне билгеләү. Конкурс остазлары белән аралашу. Белем бирү программасында катнашу. 
Вакыты: 2021 елның мае.

3-5 этапны үткәрүнең төгәл сроклары соңрак билгеләнәчәк. 

Тулырак мәгълүмат лидерыинтернета.рф сайтында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев