Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә кышлар дәвамлырак һәм салкынрак булырга мөмкин

Климатик цикл башланган вакытта температура узган елларга караганда уртача бер градуска түбәнрәк булачак.

Себердә һәм Уралда кышның иртә килүе салкын климатик цикл башлану турында раслый. Ул 30-35 елга сузылырга мөмкин. Бу хакта ТАСС хәбәрчеләренә Россия Фәннәр академиясе академигы, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлегеТөмән фәнни ширкәте президиумы рәисе Владимир Мельников хәбәр итте.
"Климатның үзгәрешләре кабатланып торучан. 1946 елдан 1976 елга кадәр салкын цикл булды, аңа алмашка җылысы килде. Ул ХХI гасыр башында ук тәмамланырга тиеш иде, ләкин берничә ел дәвамында күзәтелгән кояш активлыгы күтәренке булу сәбәпле, бераз озаккарак сузылды",- дип сөйләде В. Мельников. Аның сүзләренчә, хәзер климат гамәлдәге цикллар белән туры килүче нормага керә.
Климатик цикл башланган чакта температура алдагы еллардагыга караганда уртача бер градуска түбәнрәк була. Өстәвенә, глобаль җылыну дәвам итәчәк, дип ышанып әйтә галим. Җир атмосферасы температурасының гомуми күтәрелүе фонында ( соңгы йөз ел эчендә ул 0,2-0,6 градус булды) җылырак һәм салкынрак чорлар бер-берсен алмаштырып килчәчәк.
Алда торган кышның былтыргысына караганда салкынрак булачагын элегрәк Росгидрометның вәзгыять үзәге җитәкчесе Юрий Варакин да әйткән иде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев