Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиядә #МыВместе премиясен алу өчен ирекле ярдәмчеләрдән гариза кабул итү дәвам итә

Теләге булган һәркем чарада катнашу өчен гаризаны 25 июльгә кадәр бирә ала.

Россиядә #МыВместе халыкара премиясен алуга гаризалар кабул итү вакыты озайтылды. Теләге булган һәркем чарада катнашу өчен гаризаны премиянең сайтында https://премия.мывместе.рф/ 25 июльгә кадәр бирә ала.

Гаризаларны дүрт трек буенча бирергә мөмкин: «Волонтерлар һәм НКО», «Бизнес», «Медиа» һәм We are together (чит ил гражданнары өчен). 

Шул ук вакытта «Волонтерлар һәм коммерцияле булмаган оешмалар» һәм «Бизнес» трекларында җиңүчеләр дәрәҗәле дәүләт бүләкләренең берсенә — «За благодеяние» дип аталган аерым хөрмәтләү билгесенә дәгъва кыла алачак. Август аеннан октябрь аена кадәр федераль округларда премиянең ярымфиналлары узачак. Финалистларның проектларын һәм эшләрен халык тавыш бирүендә россиялеләр һәм жюри әгъзалары 15 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр бәяли.

Премия Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча «Мәгариф» илкүләм проектының «Социаль активлык» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Аның максаты — кешеләргә ярдәм итү һәм тормыш сыйфатын яхшырту буенча инициативаларга булышлык күрсәтү. Ул 2020 елның мартында старт алган #МыВместе Гомумроссия ярдәм акциясе дәвамы буларак, 18 майдан эшли башлады. Җиңүчеләрне 5 декабрьдә #МыВместе халыкара форумында игълан итәчәкләр, традиция буенча бүләкләрне дәүләт башлыгы тапшырачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев