Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Россиянең синхрон йөзү буенча җыелма командасы татар музыкасы астында чыгыш ясарга мөмкин

Татьяна Покровская Россия җыелма командасының бер программасын Татарстан Республикасының туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышлау тәкъдимен кабул итте.

Татарстан вәкилләре һәм синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровская синхрон йөзү программаларының берсен татар музыкасына кую мөмкинлеге турында сөйләшү алып бара. РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова бу тәкъдим турында Казанда «Татьяна Покровская һәм аның командасы» китабын тәкъдир итү кичәсендә сөйләде.

«Бу ел Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Татьяна Николаевна Покровская да читтә калмас, чөнки Татарстан аның өчен туган йорты кебек якын», — дип билгеләп үтте спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев