Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Роуминг бетә, түләү кала

Ил эчендәге роуминг бетәчәк. Элемтә базарындагы үзгәрешләр хакында сөйләгәндә, Россия коммуникацияләр һәм элемтә министры Николай Никифоров әнә шулай дип белдерде. Моннан тыш элемтә операторын алыштырганда, телефон номерын үзгәртмәү мөмкинлеге дә биреләчәк.

Әлеге яңалыклар ведомство әзерли торган яңа закон проектында чагылыш тапкан. Аны тикшерү 1-2 айдан башланырга тиеш. Законның кайбер нечкәлекләре белән Никифоров үзенең Интернет сәхифәсендә уртаклашкан. "Ил эчендә роумингтан баш тартырга булдык", - дигән ул бу хакта. Дөрес, бер искәрмә белән: икенче шәһәргә шалтыратканда, өстәмә түләү алу калачак. Әйтик, Ульяновскида яшәүче кеше Казанга килә икән, ул башкалада да үз төбәгендәге бәяләр белән шалтырата алачак. Ягъни кешегә Россиянең һәр шәһәрендә "җирле" сим-карта алу ихтыяҗы бетә. Ләкин өенә - Ульяновскига шалтырату, элеккечә, шәһәр арасындагы элемтә буларак бәяләнәчәк.

"Яңа закон кулланучыларга гына түгел, операторларга да яңа мөмкинлекләр тудырачак", - дип өсти министр. Дөрес, закон әле тикшерелә дә башламаган, ә белгечләр инде кәрәзле элемтә бәяләре арту белән куркыта. "Кунак"ларга хезмәт күрсәтү өчен чыгымнарны элек роуминг капласа, хәзер операторларга бүтән юллар эзләргә кирәк булачак. Алар үзләре бу хакта сүз куертырга ашыкмый: "Әлеге фикерне тормышка ашыру планы төгәл билгеле булмыйча, без аның оешмага тәэсире хакында әйтә алмыйбыз", - дип кенә чикләнәләр. Министрлыкның халыкка ясаган тагын бер бүләге: элемтә операторын алмаштырганда, телефон номерын үзгәртмәү. Дөрес, кулланучы өчен бу хезмәт 100-200 сумга төшәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев