Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Алабугада болан үрчетү хуҗалыгында булды

Республика башлыгы терлекләрне тоту шартлары һәм туристларны җәлеп итү планнары белән танышты.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районында болан үрчетә торган «Вятский берег» хуҗалыгында булды. Республика башлыгы терлекләрне тоту шартлары һәм туристларны җәлеп итү планнары белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүгенге көндә хуҗалыкта 479 баш болан бар. Киләсе елга кадәр терлекләрнең баш санын меңгә җиткерергә җыеналар.
«Вятский берег» комплексы директоры Гөлнира Пестерникова сүзләренчә, якын киләчәктә хуҗалык базасында туристлык кластерын үстерергә җыеналар. Туристлар табигый тирәлектә хайваннарны күзәтә алачак. Аның сүзләренчә, киләчәктә боланнарга чип куярга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев