Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады

Бүген илдә Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе уза.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлады. Бүген илдә Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе уза, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
«Кызганычка каршы, быел коронавирус инфекциясе таралу шартларында бәйрәм дистанцион рәвештә үткәрелә. Уку һәм яңа форматта имтихан алдына әзерлек, мөгаен, сезнең тормышта беренче җитди сынау», — дип билгеләп үтте республика җитәкчесе. Ул чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналар һәм укытучылар ярдәме белән авырлыкларны җиңеп чыга алуларына ышануын белдерде.
ТР Президенты чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар, талант һәм энергия теләде. Соңыннан ул ата-аналарны һәм педагогларны котлады.
«Чын күңелдән сезгә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Кыю һәм үҗәт булыгыз, һәм сез, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез!» — дип йомгак ясады Татарстан Президенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев