Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Covid-19 белән эшләүче медикларга түләүләргә җаваплы карарга кушты

Ашыгыч ярдәм бригадалары арасында түләү суммалары буенча аерма булырга тиеш түгел, дип саный Татарстан Республикасы Президенты.

Зарарланган пациентлар белән эшләгән өчен медикларга түләүләрне бүлү үз вакытында һәм үтә күренмәле булырга тиеш. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов  әнә шундый бурыч куйды, дип хәбәр итә “Татар-информ.”

“Медикларга өстәмә түләүләр буенча оператив һәм төгәл эшләргә кирәк. Әйе, аңлашылып бетмәгән моментлар да бар, кемгәдер өстәмә түләүләр каралган, ә кемгәдер юк. Әмма моның өчен без бар. РФ Хөкүмәтенә, федераль министрларга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шуны аңлату зарур, әйтик, санитар автомобильләрдә эшләүчеләр арасында аерма була алмый, чөнки һәр “ашыгыч ярдәм” машинасында коронавирус йоктырган кеше булырга мөмкин”, — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин Россия Федерациясе төбәкләренә Covid-19 белән зарарланган пациентларны дәвалаучы клиника медикларына өстәмә түләүләргә 10 миллиард сум бүлеп биреләчәген белдерде. Ай саен бирелә торган түләүләрнең күләме, медицина хезмәткәре вазифасына бәйле рәвештә, 25 меңнән алып 80 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев