Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: Covid-19 очракларының аз булуы әле тынычлану өчен сәбәп түгел

Татарстан Президенты республика халкын Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чараларны төгәл үтәргә өндәде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны элеккечә үк барлык саклык чараларын үтәргә өндәде. Бу хакта республика җитәкчесе ТР Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә әйтте, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Президент искәртеп узганча, Россиядә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны арта бара.

“Үсеш темплары бездә әлегә 0, 3 процент тәшкил итә. Без Россиядә дә, округта да уңай урын алып торабыз, әмма бу әле тынычлану өчен сәбәп түгел. Бүген булган проблемалардан тыш, грипп белән авыручылар саны арту да көтелә, гәрчә вакцинация үткәрсәк тә,” – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгән вазифаи затларга катгый җәза бирергә кирәклеген һәм Роспотребнадзор тарафыннан күрсәтелгән чараларның йомшартылырга тиеш түгеллеген билгеләп үтте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев