Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: Дуслар, Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды

Туристик-рекреацион зоналар булдыру буенча конкурста ошаган проект өчен тавыш бирү 23 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов үзенең Вконтакте челтәрендәге сәхифәсендә республикабыз өчен тавыш бирергә чакырды: «Дуслар, priroda.life
Татарстанны хуплап тавыш бирү өчен ике көн калды », — диде ул.
Хәзерге вакытта Татарстан 8нче урында тора. Республика язмышында катнашу өчен priroda.life сайтында «География» бүлегенә кереп, почта яки социаль челтәр аша авторизацияләнергә, шуннан соң Россия картасында Татарстан Республикасын сайларга һәм проектлар өчен тавыш бирергә кирәк.
23 июльгә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Барлыгы 115 проект белән 68 регион катнаша. Иң яхшы утызлыкка кергән катнашучылар 28 июльдә игълан ителәчәк.
Татарстаннан катнаша торган биш проект:
— «Кама Тамагы» туристик-рекреацион кластеры (региональ әһәмияттәге ландшафт юнәлешендәге «Лобач тавы» дәүләти табигый заказнигы һәм төбәк әһәмиятендәге «Юрьев мәгарәсе» табигать һәйкәле);
— «Түбән Кама» ТРК («Түбән Кама» милли паркы);
— «Идел-Кама» ТРК (Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы);
— «Биектау» ТРК (комплекслы профильле «Зәңгәр күлләр» дәүләт табигый тыюлыгы);
— «Балык Бистәсе» ТРК (региональ әһәмияттәге «Шумбут» дәүләт табигый зоология (аучылык) тыюлыгы).

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев