Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов: эш урыннары һәм лаеклы хезмәт хакы – Татарстанның киләчәге нигезе

Соңгы елларда республика уңышлы бизнес-проектларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булды.

Татарстан үсеше социаль һәм икътисадый өлкәләр арасындагы балансны исәпкә алып барырга тиеш. Мондый фикерне онлайн-эфир вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.
ТР Президенты искәртеп узганча, соңгы елларда республика уңышлы бизнес-проектларны гамәлгә ашыру мәйданчыгы булды. Гамәлдәге производстволарны модернизацияләү дә зур роль уйнады, ул предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыруга китерде. 
«Без лаеклы хезмәт хакы белән эш урыннары, яхшы белем бирү үзәкләре булдырырга, гражданнарыбызның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә тиеш. Шуңа күрә үсеш мәсьәләләре балансланган булырга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев