Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә күп балалы гаиләләргә бүләкләр тапшырган

ТР Президенты сүзләренчә, чын мәхәббәт кенә кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә күп балалы ата-аналарны һәм аларның балаларын кабул иткән, республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырган. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.
«Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республика Президенты дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүген Казан Кремлендә күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр», — дип билгеләп үтте Лилия Галимова.
Аның әйтүенчә, шулай ук «Ата-ана даны» ордены һәм «Ана даны — Материнская слава» медальләре тапшырылган.
Биш бала тәрбияләп үстергән Балтач районыннан Булат һәм Фирая Зыятдиновлар «Ата-ана даны» орденына ия булган.
«Ана даны — Материнская слава» медальләренә Апас районыннан Гөлназ Гайнуллина, Кукмара районыннан Сөмбел Гайфетдинова һәм Татьяна Сидорова, Баулы районыннан Елена Козлова, Сарман районыннан Ландыш Нуриева, Тәтеш районыннан Наталья Романова, Азнакай районыннан Гөлнара Фәттахова лаек булган. Алар барысы да биш яки алты бала тәрбияли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев