Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Җиңү парадында катнашты

ТР Президенты татарстанлыларны Җиңүнең 75 еллыгы белән котлады.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү парадында катнашты. Чара Татарстан башкаласының Ирек мәйданында узды. 
Җиңү бәйрәмендә ватандашларыбызның кыюлыгын горурлык белән искә алабыз. Татарстан Президенты хәрби парадта ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Республика башлыгы ассызыклаганча, коточкыч сугыш кагылып узмаган бер генә гаилә дә юк. Татарстанның 700 меңнән артык кеше сугышка киткән, аларның яртысы сугыш кырларында ятып калган. Ә балалар, хатын-кызлар, картлар тылда бәһасез ярдәм күрсәткән, Җиңүне якынайту өчен үз өлешен керткән. Авырлыкларга карамастан, безнең халык зур батырлык күрсәткән. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов ветераннарга хөрмәт һәм рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Бөек Ватан сугышы вакыйгалары турында тарихи дөреслекне яклау һәркемнең бурычы. «Безнең балалар нәкъ менә сезнең Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык үрнәгендә тәрбияләнә», — диде ТР Президенты.
Быел Җиңү парады пандемия аркасында 24 июньгә күчерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев