Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган күргәзмәне ачты

Тантанада Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да катнашты.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан күргәзмәне ачты. Күргәзмә Дәүләт Думасы бинасында оештырылган.

ТР Президенты шундый чара үткәрү мөмкинлеге тудырганы өчен Россия парламенты җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Миңнеханов әйтүенчә, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы — федераль масштабтагы бәйрәм: «Илебез Президенты Владимир Путин шундый карар кабул итте. Оештыру комитетын РФ Премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин җитәкли. Бездә бик күп чара узачак. Узган ел яңадан торгызылган Казан Изге Ана иконасы чиркәвен ачтык. Быел исә Җәмигъ мәчете нигезенә беренче таш салачакбыз», — диде Президент.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин ислам тарихы аша илебез тарихы белән танышырга мөмкинлек бирә торган күргәзмә өчен ТР Президентына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев