Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» сервисы аша алган открытка белән уртаклашты

Рөстәм Миңнеханов язылучыларын бер-берсенә татар телендә хатлар язарга чакырды.

Рөстәм Миңнеханов «Хатлар йорты» посткроссинг хезмәте ярдәмендә алган открыткасы белән уртаклашты. Ул инстаграм челтәрендәге үз битендә открытка фотосурәтен тәкъдим итте.
«Дуслар, узган атна ахырында хатлар язарга чакырганнан соң, миңа менә шундый матур татар открыткасы килде. Анда @tatarhatlar барлык милләттәшләребезне татарча хатлар язарга һәм матур открыткалар белән алышырга чакыра. Əйдәгез, без дә кушылыйк», — ди ул.
Узган атнада әлеге акцияне «Хатлар йорты» сервисын булдыручы Энҗе Садыйкова оештырырга тәкъдим итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев