Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов коронавирусның икенче дулкынына юл куймаячакбыз дип билгеләп үтте

Республикада Роспотребнадзорның барлык санитар күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәүне дәвам итәчәкләр.

Татарстанда, коронавирус таралуның икенче дулкынын булдырмас өчен, Роспотребнадзорның барлык санитар күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәүне дәвам итәчәкләр. Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.
ТР Президенты билгеләп үткәнчә, COVID-19 пандемиясе башында эпидемиягә ничек каршы торырга кирәклеген берсе дә белми иде. Бер үк вакытта хастаханәләрне үзгәртеп кору, барлык медицина персоналын яклау чаралары белән тәэмин итү һәм нәтиҗәле чикләү чаралары булдыру зарурлыгы туды.
«Безгә икенче дулкынны көтәргәме? Бүген без моның белән ничек көрәшергә кирәклеген беләбез инде. Без үзебезне ничек тотарга кирәклеген беләбез: битлекләр, перчаткалар һәм социаль дистанция. Роспотребнадзор күрсәтмәләренең барысын да төгәл үтәячәкбез һәм икенче дулкынга юл куймаячакбыз», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев