Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров ике тугандаш халык дуслыгы үрнәген күрсәтте

Идел буе федераль округы кубогына раллида ике төбәк башлыгы бергә фотога төшкән.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашып, беренче урын яулауга иреште. Раллида ул Башкорстан Башлыгы Радий Хәбиров белән очрашты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүматлыгы хәбәр итә.

Алар икесе дә бу турыда инстаграмдагы сәхифәләрендә язган. «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип яза Башкортстан Башлыгы.

Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары Тольяттидагы «АвтоВАЗ» сынау полигонының боз трассасында Lada Vesta Sport автомобильләренең махсус әзерләнгән узыш версияләрен шәхсән үзләре сынап карады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев