Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов поликлиникаларны медицина хезмәткәрләре белән тәэмин итәргә кушты

Беренчел звено хезмәткәрләренә иң зур кытлык Лениногорск, Аксубай, Спас һәм Зәй районнарында күзәтелә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышында медицина хезмәткәрләре җитмәгән районнарны атады. Бу хакта Татар-информ яза.

«Сәламәтлек саклау өчен кадрлар дефициты, бигрәк тә беренчел звенода, мөһим сорауларның берсе булып кала. Сәламәтлек саклау министрлыгына квалификацияле кадрлар белән тәэмин итүне дәвам иттерергә кирәк», — диде Президент. 

Беренчел звено хезмәткәрләренә иң зур кытлык Лениногорск, Аксубай, Спас һәм Зәй районнарында күзәтелә.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов киләсе елда республика халкына тулысынча диспансеризация үткәрүнең мөһимлеген ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев