Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында җиңүче балалар өчен экскурсия үткәрде

Быел «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында 200 меңнән артык бала катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Укучының мәдәни көндәлеге» Республика мәдәни-белем бирү проектында җиңүчеләр белән очрашты. Чара Казан Кремлендә узды.
Исегезгә төшерәбез, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты 2014 елдан ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов патронажы астында тормышка ашырыла.
Бүгенге очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады.
Ул шулай ук «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты безнең республиканың бай мәдәниятен өйрәнү, яңа дуслар табу мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте.
Рөстәм Миңнеханов проектта җиңүче балалар өчен Казан Кремле буенча экскурсия уздырды. Балалар шулай ук балачакта Рөстәм Миңнехановның кем булырга теләве белән дә кызыксындылар.
Проект җиңүчеләре булган укучылар, үз чиратында, Татарстан Республикасы Президентын туган телләрендә — рус, татар, мари, чуаш телләрендә сәламләделәр.
Балалар Рөстәм Миңнехановка бүләк — "Укучының мәдәни көндәлеге«проектында катнашучыларның теләкләре һәм бәяләмәләре язылган китап-альбом тапшырдылар.
Исегезгә төшерәбез, быел «Укучының мәдәни көндәлеге» проектында 200 меңнән артык бала катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев