Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов РФ Президенты каршындагы илкүләм проектлар советы утырышында катнашты

Утырышны Владимир Путин видеоконференция режимында үткәрде.

Татарстан Президенты Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча совет утырышында катнашты. Киңәшмәне Владимир Путин уздырды. 
Дәүләт башлыгы барлык карарларның үзәгендә кеше булырга тиешлеген ассызыклады. Ә гаиләләр иминлеге төп позициядә торырга тиеш. 
Пандемия вакытында ил җитәкчелегенең төп бурычы һәркем өчен көрәш булды.
«Менә шушы авыр һәм катлаулы атналар һәм айлар эчендә без үз вакытында расланган каралар кабул итү буенча мөһим тәҗрибә тупладык, һәм дә кыска срокларда, гражданнарга һәм бизнеска ярдәм күрсәтүнең яңа механизмнарын әзерләдек һәм эшләтеп җибәрдек», — дигән Президент.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев