Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты

Татарстанда гомуми үзизоляция режимы дәвам итә.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, изоляция режимын бозучы кешеләрне ачыклау өчен, Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

"Оператив штабның кайнар элемтәсенә республикада яшәүчеләрдән күпсанлы шалтыратулар килә. Аларны махсус санитар-эпидемиологик режим чорында урамнарда кешеләрнең күп булуы борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар тиешле чаралар күрүне сорый. Шуңа бәйле рәвештә, республика Президенты бүгенге көннән тиешле хезмәтләр тарафыннан шәһәрләрдә патрульлек итүне көчәйтергә кушты", - дип искәртте Лилия Галимова.

"Татар-информ" агентлыгы Рөстәм Миңнехановның изоляция режимын бозучыларны штрафка тарту хокукы булган затлар даирәсен киңәйтүе хакында хәбәр иткән иде инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев