Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев Алабуга спортчыларын бүләкләде

Кичә “эшлекле сишәмбе” киңәшмәсендә Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев ТР укучыларының XII спартакиадасында беренче гомумкоманда урыны өчен Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе башлыгы Марс Сафинга диплом һәм кубок тапшырды.

2019 ел дәвамында Татарстанда укучыларның XII спартакиадасы узды, әлеге бәйгеләрдә Алабуга спорт мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр дә катнашып, 22 спорт төре буенча ярышты. Иң күп очконы Алабуга спортчыларының бокс, көрәш, нәфис гимнастика, дзюдо һәм тхэквондо белән шөгыльләнүчеләре китерде. Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча Алабуга спортчылары үз төркемнәрендә 100 меңгә кадәр халкы булган районнар арасында 1300 призлы очко җыеп 1нче урынны алды. Мондый нәтиҗәне Алабуга районы 10 ел элек күрсәткән иде. Шулай ук район җитәкчесе “Лесные пчелы” хоккей командасы тренеры Александр Герасимовка кубок һәм җиңүче дипломы тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев