Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлый

Кадерле сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле алабугалылар! Сезне чын күңелдән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы белән котлыйм!

1945нче ел, Бөек Җиңү елы ерагая барган саен, без җиңелү белмәс халкыбызның тиңдәшсез батырлыгын, аның бөеклеген яхшырак аңлыйбыз.

Бу көнне без Ватанның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап, дәһшәтле сугышларда һәлак булган геройларның якты истәлеген хөрмәтлибез.

Безнең белән бергә бөек бәйрәмне каршылаучы ветераннарыбыз алдында баш иябез. Тәүлек буе тылда эшләгән, үз куллары белән шәһәрләребезне һәм авылларыбызны торгызган, Җиңү көнен якынайткан һәркемгә чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез.

Кадерле ветераннар! Сезгә сугыш елларындагы һәм тыныч вакыттагы хезмәтегез, тормыш зирәклеге һәм актив гражданлык позициясе өчен чын күңелдән рәхмәт. Фронтовиклар һәм тыл хезмәтчәннәре, аларның тол калган хатыннары, “сугыш чоры балалары” алдында баш иябез! Җиңүгә омтылышыгыз бервакытта да сүрелмәсен, ә йортларыгызда һәрвакыт тынычлык һәм иминлек булсын.

Халкыбызның Җиңүе турындагы хәтер һәркайсыбызның игелекле эшләрендә яшәсен, җиңүчеләр буыны традицияләрен лаеклы дәвам итәргә, туган җир байлыгын арттырырга, аның иминлеген һәм чәчәк атуын тәэмин итәргә көч һәм батырлык бирсен.

Барлык алабугалыларга тыныч күк йөзе, ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев