Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны Өлкәннәр көне белән котлый

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре! Кадерле ветераннар!

Өлкәннәр көне белән ихлас котлаулар кабул итегез!

Бу бәйрәм – күп сынаулар һәм авырлыклар күргән олы буын кешеләренә тирән хөрмәт һәм чын йөрәктән ихтирам белдерә торган көн, аларның тормыш тәҗрибәсе һәм ныклыгы безнең өчен бәһасез үрнәк булып тора.

Сезнең армый-талмый эшләвегез аркасында районыбызда куәтле икътисади һәм мәдәни нигез булдырылды. Без сезнең казанышлар белән горурланабыз, ил каршындагы хезмәтләрегезнең кадерен беләбез, сездән туган якны, Ватанны эшчәнлекле яратырга өйрәнәбез.

Бүген дә сезнең күбегез, олыгаюга карамастан, иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашуын дәвам итә, үсеп килүче буынны тәрбияләүгә үз өлешен кертә. Ихтыяр, куәт, актив гражданлык карашы һәм кешелеклелек – безнең барыбыз өчен дә ачык тормыш кыйбласы.

Бу бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, хөр күңел, туганнар һәм якыннарыгыз мәхәббәтен һәм игътибарын телим! Озын гомер сезгә!

Рөстәм НУРИЕВ, Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев