Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев алабугалыларны Яз һәм хезмәт бәйрәме белән котлый

Хөрмәтле алабугалылар! Сезне иң якты һәм күркәм бәйрәмнәренең берсе – Яз һәм хезмәт көне белән котлыйм!

Бу көн безнең өчен һәрвакыт яңарыш, якты өметләр, үзара ярдәм һәм бердәмлек, хезмәткә тирән хөрмәт символы булды һәм шулай булып кала да.

Озын кыштан соң һәркем беренче кояшлы язгы көннәрне шатланып каршы ала, әмма Беренче Май – табигатьнең чәчәк атуына шатлану гына түгел, ә туган шәһәребез һәм районыбыз хакына игелекле эшләр башкару да!

Уңышның сере бердәмлектә һәм теләктәшлектә булуын аңлаган хезмәт сөючән, җаваплы шәһәрлеләргә чын күңелдән рәхмәт белдерәм, алар безнең районда килеп туган актуаль проблемаларны хәл итүдә булыша.

Алабуга районы – безнең уртак йортыбыз, һәм биредә сезнең һәркайсыгыз сәламәт, бәхетле, имин булсын. Барыгызга да бәхет, уңышлар, иминлек һәм ниятләнгән эшләрегезне тормышка ашыруда уңышлар телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев