Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев эшлекле киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә бүләкләү тантанасы узды.

Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министрлыгы боерыгы белән авыл җирлекләренең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү, янгын эшен пропагандалау һәм Россия МЧС ирекле янгын саклау бүлекчәләрен үстерү буенча Олы Елово авыл җирлеге башлыгы Александр Машанов һәм Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников бүләкләнде.

2 июльдә Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында «Мир» ҖЧҖнең голштин токымлы мөгезле эре терлек республика конкурсында «Иң яхшы тана» һәм «Иң яхшы яшь сыер» номинацияләрендә ике икенче призлы урын алды. Моның өчен «Мир» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Елена Собинаны бүләкләделәр.

7 июнь кичендә Алабугада Шишкин буалары янында майор Ленар Дәүләтшин 2010 һәм 2011 елларда туган ике кызны судан коткарды. Буаларга кызлар өлкәннәрдән башка гына килгәннәр. Кызларны туңу диагнозы белән хастаханәгә салганнар һәм берничә көннән чыгарганнар. Батучыларны коткарган өчен майор Ленар Дәүләтшин бүләкләнде.

Бүләкләү спортчыларны хөрмәтләү белән дәвам итте. 24 июньнән 27 июньгә кадәр Казанда көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Алабуга районы данын «2 нче спорт мәктәбе» укучысы Галимов Илнар яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Илнар Галимов үз үлчәү категориясендә мактаулы беренче урынны алды.

Шулай ук быелның 17 июлендә Мамадыш районының Җөри авылында «Питрау» керәшен мәдәнияте республика бәйрәме узды. Биредә Татарстанның иң яхшы көрәшчеләре җыелды. Безнең шәһәр данын 3 спортчы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Галимов Илнар 90 кг авырлык категориясендә 1 урынны яулады.

5 июльдән 10 июльгә кадәр Казанда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бокс буенча Идел буе федераль округы чемпионаты узды. Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәге катнашты. 

56 кг авырлык категориясендә Россиянең спорт мастеры Ренат Хәйруллин, ил чемпионатына юллама яулап, беренче урынны яулады.Татарстан җыелма командасы командакүләм 1нче урынны яулады. Шулай ук Ренат Идел буе федераль округының иң яхшы һәм иң техник боксчысы дип танылды. Спортчының тренеры — Александр Максютин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев