Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев халыкны гадәти булмаган форматта кабул итте

Кабул итүгә 10 кеше килде.

Алабуга районы җитәкчесе Рөстәм Нуриев гражданнарны шәхсән кабул итте. Үзизоляция режимы йомшаруга бәйле рәвештә кабул итү «Чебурашка» паркында узды. Моңа кадәр район җитәкчесе халык белән аудиоэлемтә буенча аралашкан иде.

Район җитәкчесенә кабул итүгә 10 кеше килде. Алабугалылар юллар, салкын су белән тәэмин итү, автобусларга кагылышлы проблемалар белән мөрәҗәгать иттеләр.

Мәсәлән, Татьяна Уткина Рөстәм Нуриевка илдәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә гамәлдән чыгарылган 1нче маршрут хәрәкәтен яңарту үтенече белән килгән.

«Подмонастыркага йөри торган бер генә автобус та юк, хәзер анда җәмәгать транспорты гомумән йөрми. Без бу мәсьәлә белән килгән идек инде, әмма ул чакта транспорт хәрәкәтен җайга салырга теләдек, ә хәзер безгә аның эшләп китүе кирәк. Яшьрәкләр азык-төлек сатып алырга шәһәрнең башка өлешләрендәге кибетләргә дә барып кайта ала, тик менә әбиләргә авырга туры килә, ә безгә әле эшкә дә барып җитәргә кирәк» — дип зарлана ул.

Рөстәм Нуриев бу мәсьәләне хәл итәргә кушты, һәм бу юнәлештә автобус йөри башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев