Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев киңәшмәдә Алабуга спортчыларын бүләкләде

Бүген гомумшәһәр планеркасында спортчыларны бүләкләделәр.

Шулай ук йөзү буенча спортчылар һәм футболчылар да башлык кулыннан бүләк алды. 

2021 елның 5-7 маенда Казанда су спорты сараенда йөзү буенча Бөек Җиңү көненә багышланган республика ярышлары узды. Ярышларда бөтен республикадан 917 спортчы катнашты. Алабуга данын «Олимп» спорт мәктәбенең 16 спортчысы яклады. Ярыш нәтиҗәләре буенча Алабуганың ике спортчысы беренче урыннарны алды. Болар — Шакиров Инсаф (тренеры Марат Галимов) һәм Гайфуллина Екатерина (тренеры Евгения Турцева). 

8 майдан 9 майга кадәр Ижевскида футбол буенча «Матур уйна» Бөтенроссия традицион турниры узды. Турнирда Ижевск, Алабуга, Әгерҗе, Воткинск һәм Пермь шәһәрләреннән спортчылар катнашты. Безнең шәһәрне «Олимп 2010» һәм «Олимп 2011» спорт мәктәбенең ике командасы тәкъдим итте. Ярыш нәтиҗәләре буенча «Олимп 2010» командасы үз яшь төркемендә беренче урынны алды. «Эшлекле сишәмбе»дә бүләкләр команда уенчысы Җамалетдинов Радмир һәм тренер Альберт Төхвәтуллинга бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X