Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев киңәшмәдә алабугалыларга бүләкләр тапшырды

Бүләкләү тантанасы «эшлекле дүшәмбе»дә узды.

Бүген гомумшәһәр планеркасында Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев бүләкләр тапшырды. Бүләкләрне Алабуга медицина училищесы укытучысы Храмова Гөлназ, «Алабуга медицина училищесы» 4 нче курс студенты Низамиева Гөлдания һәм Алабуга бокс клубы һәм 2 нче спорт мәктәбе шәкерте, Россиянең спорт мастеры Ренат Хәйруллин алды.

22 февральдән 15 апрельгә кадәр алгарышлы һөнәри әзерлек Үзәге базасында «2021 елның иң яхшы укытучысы» республика конкурсы үтте. Ул Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында оештырылды. «Педагогик стажы 3 елдан артык» категориясендә Алабуга медицина училищесын Храмова Гөлназ Илгиз кызы тәкъдим итте. Конкурста Идел буе федераль округының 35 яшькә кадәрге 92 яшь укытучысы катнашты. Конкурсантларны узып, Гөлназ Илгиз кызы конкурсның финалына чыкты, «Минем һөнәрем — педагог» номинациясендә бүләк алды һәм Татарстан Республикасының 95 һөнәри белем бирү оешмалары арасында иң яхшы ун укытучы исемлегенә керде.

9 апрельдә Буа медицина училищесы базасында Татарстан Республикасының урта медицина белем бирү оешмаларын тәмамлаучылар арасында «Шәфкать туташы эше» белгечлеге буенча һөнәри осталык республика олимпиадасы узды. «Алабуга медицина училищесы» ның 4нче курс студенты Низамиева Гөлдания 10 медицина оешмасы арасында 2нче урынны яулады. Ул инглиз теле һәм гамәли компетенцияләр буенча теоретик белемнәрнең югары дәрәҗәсен күрсәтте.

12-16 апрельдә Казан шәһәрендә ир-атлар арасында бокс буенча Татарстан Республикасы Чемпионаты узды. Ярышларда Татарстан Республикасының 60 боксчысы катнашты. Алабуга шәһәре командасыннан ярышларда 2 нче спорт мәктәбе һәм Алабуга бокс клубы спортчысы, Россиянең спорт мастеры — Ренат Хәйруллин катнашты.

Ренат ышанычлы рәвештә 3 җиңүгә иреште һәм 56 кг авырлык категориясендә 1нче урынны яулады һәм Идел буе федераль округы чемпионатына юллама алды. Тренерлар Максютин Александр Михайлович һәм Бариев Рамил Фоат улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X