Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рөстәм Нуриев мемориалны урнаштыру өчен Рәхмәт хаты тапшырды

Костенеево җирлегендәге Казиле авылында сентябрь башында мемориал ачылды.

Бүген гомумшәһәр киңәшмәсендә Игорь Ларионовка Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев Рәхмәт хаты тапшырды.
Игорь Ларионов — Казиледә туып үскән, туган авылында мемориаль комплекс булдыруда башлап йөргән Виктор Ларионовның улы. Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар истәлеген мәңгеләштерү максаты белән Костенеево җирлегендәге Казиле авылында сентябрь башында мемориал ачылды. Ул гражданнарның үзара салымнары акчасына Ларионовлар гаиләсе башлангычы буенча төзелгән, аңа алабугалыларның якташы, меценат, Түбән Каманың Мактаулы гражданы Виктор Ларионовның шәхси өлеше кергән. Кызганыч, Виктор Евдоким улы үзе бу көнне күрә алмады.
Мәрмәр плитәләрдә Казиле авылыннан киткән 84 солдатның исемнәре уеп куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X