Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Рәсәйнең 250 иң эре сәнәгать үзәкләре арасында Алабуга 166 нчы урында

"Урбаника" территориаль үсеш институты 2011 ел нәтиҗәләре буенча Рәсәйнең 250 иң эре сәнәгать үзәкләре рейтингын төзеде.

Исемлектә Татарстанның 6 шәһәре бар. Болар: Әлмәт, Түбән Кама, Чаллы, Казан, Яшел Үзән һәм Алабуга.

Алабуга рейтингта 166 нчы урында. Хәер, безнең шәһәр үз позициясен яхшырткан - узган елда ул 215 нче урында иде. Шәһәрдә "Татнефть" һәм "Соллерс" компанияләре бар дип билгеләп үтелә. Сәнәгый җитештерү күләме 2011 елда 27,2 миллиард сум (2010 елда - 17,4 миллиард сум) тәшкил итә.

Рейтинг РФ муниципаль берәмлекләрендә сәнәгый җитештерү күләме буенча Росстат статистикасына нигезләнеп ясалган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев