Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Салават Фәтхетдинов һәм Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоуның җиңүчесен атаячаклар

Финалга биш вокалчы чыкты.

10 июньдә Татарстанда «Татарстар» башкаручыларның онлайн-шоу һәм конкурсы финалы старт ала. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов һәм РФ һәм ТР халык артисты Винера Ганиева «Татарстар» онлайн-шоуның җиңүчесен атаячаклар. 
Шоу трансляциясе кичке җидедә «ВКонтакте», «Одноклассники» һәм Instagram берләшмәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасының рәсми берләшмәләрендә башлана. 
Конкурста 300дән артык кеше катнашты. Төп шарт — өйдә җыр яздыру. Гаризалар Россиянең барлык почмакларыннан килгән. 
Финалга Светлана Силантьева (51 яшь, Чистай), Миләүшә Ногманова (15 яшь, Казан), Даниил Федоров (26 яшь, Яшел Үзән), Динар Шәрәфетдинов (21 яшь, Казан) һәм Алена Шишкина (21 яшь, Казан) чыкты. Төп приз — видеоклипны профессиональ төшерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев