Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын дөнья буенча ярты миллион тамашачы карады

Татарстанның танылган артистлары үз чыгышларын коронавирус таралу сәбәпле онлайн-форматка күчерде.

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдиновның онлайн-концертын туры эфирда ярты миллионнан артык кеше караган. Ул беренчеләрдән булып онлайн-концерт куйды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Концерт туры эфирда ТРның рәсми интернет-берләшмәләре мәйданчыкларында “ВКонтакте”, “Одноклассники” һәм Instagram социаль челтәрләрендә күрсәтелде.

Үз тамашачыларына мөрәҗәгатендә ул, һәр кешегә үзе һәм якыннары турында уйларга чакырды, аларның өйдә утыруларын сорады. Чын геройлар – табиблар турында да уйларга онытмаска өндәде.

Җанатарлардан сәгать ярым барган концерт дәвамында 3,5 мең комментарий килеп иреште. Аларны онлайн-концертның алып баручысы Динар Нигъмәтҗанов туры эфирда укып барды, җырчы аларга җавап бирде.

Концерт бөтен дөнья буйлап сибелгән тамашачыларны берләштерде. Аны Россия һәм Татарстан, Төркия, Испания, Австралия һәм хәтта Конгода шәһәрләреннән карадылар.

Бүген Салават Фәтхетдинов онлайн-концерт бирү эстафетасын Ришат Төхвәтуллинга тапшырды. Ришат сәләтле җырчы, аның тавышы һәм сөйкемлелеге берәүне дә битараф калдырмый. Иң мөһиме — аның меңләгән тамашачысы бар. Ришат Салават Фәтхетдиновның рекордын узып, концертта тагын да күбрәк тамашачы җыя алырмы икән?! Акция #айдадомой хештегы белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев