Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Салют һәм фейерверклар белән сак булыгыз!

Яңа ел бәйрәме якынлашкан саен пиротехник җиһазлар: петарда, фейерверк, ракеталар, салют, хлопушка, бенгаль уты кебек уенчыкларга тартыла башлыйбыз. Балалар бигрәк тә.

Менә шуны истә тотып пиротехник җиһазларны куллану кагыйдәләрен тагын бер искә төшереп узу зыян итмәс. Пиротехника, күпме генә ышандырсалар да 100 процентка куркынычсыз була алмый. Тиешле кагыйдәләрне саклап ясалмаганы бигрәк тә.

Ул вакытыннан алда, тиеш булмаган юнәлештә шартлап зур җәрәхәтләр китерергә мөмкин. Шуңа күрә салют, фейерверк, петардаларны алганда ук зур игътибар таләп ителә. Контрофакт товар алу куркынычы да зур.

Пиротехниканы бары тик олылар гына сатып алырга тиеш һәм балаларга бары тик олылар барында гына аларны куллану рөхсәт ителә.

- Сатып алганда сатучыдан товарның сертификатын сорагыз, анда нәкъ шушы товарның куркынычсызлык тикшерүен узуы күрсәтелгән булырга тиеш;

- Пиротехник товарның срогы чыкмаган булуын тикшерегез (иң күбендә 2 ел булырга мөмкин);

- Кулланыр алдыннан товарның куллану инструкциясен уку да таләп ителә. Анда ничек дөрес итеп кулланырга икәне тәфсилләп язылган булырга тиеш.

Тыела:

  • Пиротехник чараларны җилле вакытта кулланырга ярамый.
  • Пиротехниканы төшереп җибәрергә, бигрәк тә кеше аяк астына ыргыту тыела.
  • Хлопушка һәм бенгаль утыннан кала барлык төр пиротехниканы кулдан җибәрергә ярамый.

Пиротехник җиһазлар бәйрәмнәрне ямьләндерү өчен уйлап чыгарылганнар. Әмма барлык кагыйдәләрне саклап кулланылмаса, алар тормыш өчен куркынычка әвереләләр. Үзебезне, дусларыбызны, балаларны әлеге хаталардан саклыйк.

Ләйсән РАМАЗАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев