Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сатып алган әйбердә кимчелекләр табылса кемгә мөрәҗәгать итәргә?

Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре хәбәр итә.

Сатып алган әйбердәге кимчелекле якларның сәбәбе турында сатучы (җитештерүче), вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортчы товарга экспертизаны үз хисабына ясарга тиеш.

Бу турыда ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы белгечләре хәбәр итә.

Тикшерү барышында кулланучының катнашырга хокукы бар. Дәгъва язган вакытта ук ул үзенең экспертизада катнашырга теләге барлыгын күрсәтә ала. Шулай да истә тотарга кирәк: экспертиза товарның җитешсезлеге өчен сатучы җаваплы дип тапмаса, тикшерү белән бәйле бар чыгымны сатучыга кулланучы түләргә бурычлы.

Шуңа да карамастан, кулланучы экспертиза нәтиҗәләрен суд тәртибендә кире кагарга, шулай ук үзенең хосусый тикшерүен үткәрергә хаклы. Сатучы карары белән килешмәгән очракта, ул судка мөрәҗәгать итә ала. Дәгъва буенча билгеләнгән бурычлар сатучы тарафыннан үтәлмәсә, шулай ук дәгъва буенча закон белән билгеләнгән вакытында карарлар булмаса, сатучы кулланучыга Законның 23 маддәсе нигезендә акча кайтарып түләргә тиеш. Алга таба сатучының җаваплылыгы Законның 13 һәм 17 маддәсе белән җайга салына.

Кулланучылар хокуларын яклау мәсьәләләре буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Алабуга шәһәре, Тынычлык проспекты, 116нчы бүлмә адресы буенча Яр Чаллы территориаль органы белгеченнән яисә 4-52-12 «кайнар элемтә» телефоны яки: Яр Чаллы шәһәре, Корчагин бульвары, 2а, яисә 8(8552) 71-43-03 «кайнар элемтә» телефоныннан киңәш алып була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев