Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Сайлаулар көнендә Алабугада бәйрәм сәүдәсе оештырылачак

Бәйрәм сәүдәсе шәһәр Мәдәният сарае, Тугаров урамындагы «Башак» мәдәният йорты, шулай ук 2, 6, 8, 9 һәм 10нчы мәктәпләр янында эшләячәк.

19 сентябрьдә Алабуганың барлык сайлау участокларында төрле продукция — ит, кондитер әйберләре, сөт ашамлыклары, яшелчә сату нокталары оештырыла. Алабуга сәүдә бүлегендә хәбәр итүләренчә, бәйрәм сәүдәсе шәһәр Мәдәният сарае, Тугаров урамындагы «Башак» мәдәният йорты, шулай ук 2, 6, 8, 9 һәм 10нчы мәктәпләр янында эшләячәк.
Шимбәдә, 18 сентябрьдә дә сәгать 9.00дан 16гә кадәр авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак. Алар 4нче микрорайонда урнашкан «Мираж» сәүдә үзәге һәм Горький урамындагы Иске базар территориясендә оештырыла. «Мираж» янында алабугалылар яшелчә, ит, ярмалар, бал, йомырка һәм сөт продуктлары, шулай ук җиләк-җимеш һәм куак үсентеләре, күпьеллык чәчәк, ә Иске базар урынында ашлык сатып алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X